Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Каратунда гомер кичерүче Талия әби Латыйпова Ил Башлыгы Котлавын алды

Каратунда яшәүче Талия әби Латыйпова бүген 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Талия әбине күркәм юбилее белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Каратун авыл җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юллады, бүләген ирештерде.Талия әби тумышы белән Болынбалыкчы авылы кызы. Морзалар авылы егете белән тормыш корып, шактый еллар ерак Камчатка якларында яшиләр. Өч ир бала тәрбияләп үстереп, аларны олы тормышка аяк бастыргач, туган якларына кайтып төпләнәләр. Бүгенгесе көндә Талия әби ялгызы гына гомер кичерә. Уллары, оныклары да бик еш әниләре янына кайтып, ярдәм итәләр. Кызганыч, Талия апа үз аяклары белән хәрәкәтләнә алмый. Ул күршесе Роза апа Хәйруллина һәм социаль хезмәткәр Рушания Латыйпова ярдәмен тоеп яши. Алар Талия апа янында көне буе булып, булышып торалар. 
- Талия апа бик акыллы, ярдәмчел, кешелекле ул. Без аны бер дә ташламыйбыз.Һәрчак аның янында булып торабыз, - ди Рушания Латыйпова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев