Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Каратунда Корбан ашы узды

Каратун, Морзалар, Свияжский, Заготзерно бистәсендә яшәүче өлкәннәр Каратун мәктәбе бинасына Изге Корбан бәйрәме ашына җыелды.

Биредә алар өчен җирле эшмәкәрләр, “Свияга“ хуҗалыгы, оешмалар тарафыннан мул сыйлы табын әзерләнде. 120 дән артык ак яулыклы апалар, түбәтәйле абыйлар бер-берсе белән күрешеп, аралашты, тәмле Корбан итеннән авыз итеп, изге теләкләрен юллап, олы рәхмәтләрен ирештерде. Каратун мәктәбе коллективы һәркемне ачык йөз белән каршы алып, кайнар аш, тәмле ризыклары белән сыйлады. 
Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев һәм “Цеолиты Поволжья“ компаниясенең коммерция директоры Фәнил Баһаветдинов катнашты. Алар өлкәннәребезгә изге теләкләрен юллап, хәерле һәм имин тормыш теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев