Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Казан мәктәбендә балаларга идәннән алып пилмән ашаткан аш пешерүче эшеннән җибәрелгән

Әлеге хилафлыкны ата-аналар тарафыннан мәктәптә туклануны контрольдә тоту ярдәмендә ачыклаганнар.

23 гыйнварда Казанның 130нчы мәктәбендә булган хәлгә бәйле рәвештә тикшерү үткәрелгән. Ашханәдәге аш пешерүчене эшеннән читләштергәннәр.

Бу хакта Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Ашханәдә булган хәл – һич тә ярамый торган гамәл. Аш пешерүче үз аңлатмасында ата-аналар сурәтләгән фактны таныды», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Элегрәк социаль челтәрләрдә әлеге мәктәптә укучы бер баланың әнисе язган хәбәр чыккан иде. Хатын-кызның түбәндәге күренешкә ачуы килгән: аш пешерүче, пилмәнне идәнгә төшереп җибәргәннән соң, аны укучылар өчен ризык әзерләнә торган кәстрүлгә салган.

Идарәдә раслауларынча, әлеге хилафлыкны 11 гыйнварда Казан мэры Илсур Метшин мәктәпләрдә керткән ата-аналар тарафыннан туклануны контрольдә тоту ярдәмендә ачыклаганнар.

«Бу чараның алга таба да җитешсезлекләрне бетерергә һәм туклануны оештыру процессын камилләштерергә ярдәм итәчәгенә өметләнәбез», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Бүгенге көндә әлеге аш пешерүченең вазифасы вакытлыча ашханәдәге башка хезмәткәрләр арасында бүленгән. Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/26-01-2021/kazan-m-kt-bend-balalarga-id-nn-n-alyp-pilm-n-ashatkan-ash-pesher-che-eshenn-n-ib-relg-n-5801639

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев