Казан –Ульян юлында коточкыч һәлакәт
20 март киче кайбер юлчылар өчен аяныч, гаиләләр өчен күңелсез тәмамланды. Казан-Ульян юлында юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
“Фольксваген“ машинасы йөк машинасы – “daf“ белән бәрелү нәтиҗәсендә, җиңел машина тимер өеменә әйләнә. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары сүзләренчә, “Фольксваген“ машинасы шоферы хастаханәгә озатыла. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. Тикшерү эшләре бара. Юлларда сак йөрегез! Гаиләләрегезгә исән-сау кайтыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев