Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә
Бүген, 6 ноябрь, районыбыз хуҗалыклары, фермерлар, авыл җирлекләре басу-бакчаларда үскән яшелчә, җитештерелгән товарны төяп барып Осиново бистәсендә сату итте.
(6 ноябрь, «Апастово-информ»)
– Без Казанга ике атнага бер киләбез. Бүген районыбыз хуҗалыклары ит, сөт продукцияләре, яшелчәләр, тозлаган әйберләр тәкъдим иттеләр. Шәһәрнең бу ягында шәхси йортлар күп булганлыктан бодай, арпа да алып килдек. Шулай ук ипи, камыр ризыклары да бар”, - диде район башкарма комитетыҗитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Шамил Гаффаров.
Районыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнары белән кала халкын ял иттерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев