Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Казанлыларга пляжларда су коенырга ярамаганлыгын искә төшерделәр

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы пляжларда коронавирус чире йоктыру куркынычы турында искәртте.

(14 июль, “Апастово-информ”).


Казанлыларга җәмәгать пляжларында су керергә ярамый, чөнки короновариус чире белән вәзгыять әлегәчә катлаулы тора. Бу хакта Казанның оператив штабында узган киңәшмәдә Сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков белдерде.
“Казанлылар арасында коронавирус инфекциясенең таралуы - әлеге көнгә кадәр иң актуаль проблема булып тора. Сәламәтлек саклау системасы җәмәгать пляжларында су коенудан тыелып торырга өнди. Бу закон буенча да рөхсәт ителми”, - диде Жаворонков.

Татарстанда массакүләм ял итү урыннарында булу тыела. Чөнки, республика “коронавирус” чикләүләрен йомшартуның өченче этабына чыкмаган әле. Бу кагыйдәне бозып, Лаеш районы пляжында ял итүчеләр штрафка тартылды инде.

Элегрәк, эксперт пляжларда коронавирус белән зарарлану куркынычы барлыгын искәрткән иде.

Апас районында су коеныр өчен махсус көйләнгән урыннар юк. Шуңа күрә, ачык сулыкларда су коену, аеруча балаларны су буйларына җибәрү тыела. Бездә хәвеф-хәтәрләр булмаса да, сулыкларның һушсызлыкны кичермәвен ата-аналар аңласыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев