Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Казаннан килгән кибет карагын тотканнар

Казанда яшәүче 19 яшьлек Д. Апастагы бер сәүдә үзәгенә кереп башта товарларның бәяләрен караган була, аларның ничек урнаштырылуын өйрәнеп чыга. Кыскасы, гади сатып алучы ролен бик оста итеп уйнап күрсәтә.

Аннан сәүдә залындагы видеокамераларның урнашу тәртибенә күз сала. Видеокамералар объективына һәм сатучы-консультант күз карашына эләкмәс өчен бер кырыйгарак поса да киштәдәге 16 мең сумнан артык торучы смартбукны алып сумкасына яшерә. Шуннан соң берни булмагандай сәүдә үзәгеннән чыгып китә. Тик мине беркем дә күрмәде-белмәде дип уйлап ялгыша кыек куллы Апас кунагы - аны хокук сакчылары бик тиз исәпләп чыгаралар.

 

Тикшерү кайнар эздән башлана һәм смартбукның кибет киштәсеннән кайчан һәм ничек югалганлыгы бик тиз ачыклана. Гаепләнүчегә саллы видеодәлилләр белән расланган җинаятен танудан башка чара калмый. Район хокук сакчылары аның моңа кадәр дә Закон белән дус булмавын оператив ачыклыйлар. Апас суды каршына баскач та ул чираттагы җинаятен раслап, район үзәгендә кылган чираттагы гамәлләрен таныды һәм таслап сөйләп бирде.

 

“Аның элек тә җавапка тартылуы, шуннан соң да төзәлү юлын сайламавын нигез итеп алып, Апастагы бу караклыгы өчен карар инде җитдирәк булды. Ул 8 айга ирегеннән мәхрүм ителде һәм ул җәзасын гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәячәк“,-дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Василий Макаров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев