Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Көчле рухлы райондашлар шашка-шахмат ярышларында сыналдылар

Физик мөмкинлекләре чикләнгән булса да ихтыяр көче нык аларның. Бүген, 7 декабрь көнне, Апас универсаль спорт залында үткән шашка һәм шахмат ярышларында да сынатмадылар алар. Барысының да җиңүгә омтылышы зур иде.

Берничә сәгатькә сузылгын ярышта һәрбер катнашучы үз осталыгын күрсәтергә тырышты. Нәтиҗәдә, шашка буенча хатын-кызлар арасында беренче урынны Алсу Гыймранова, икенче урынны Венера Шиһабиева яулады. Ир-атлар арасында беренче урынга Рәхимулла Гәрәев, икенче урынга Мәгъзум Бикмөхәммәтов, өченче урынга Расыйх Латыйпов лаек булды. Шахматчылар арасында иң остасы булып Вәкил Хәсәнов танылды. Икенче урын Радик Сабировка, өченче урын Фәһим Галиуллинга бирелде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм Грамоталар тапшырылды. 
- Бу бары тик уен гына. Иң мөһиме бер күрешү, хәл белешү, - дип чәй өстәле артында сый-нигъмәтләрдән авыз итеп, бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашып, хәл белештеләр алар. 
Ярышларда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Ләйлә Сираҗева һәм район социаль яклау идарәсе белгече Ләйсән Гәйфетдинова сәламләп, изге теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев