Кече Күккүз авылында коры үлән янды
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министрлыгының Апас Бердәм диспетчерлык Үзәге җитәкчесе Гөлира Шиһабиева хәбәр итә:
-22 июньдә 12.40 сәгатьтә пультка Кече Күккүз авылыннан 3 чакрым ераклыкта коры үлән мәйданы януы турында хәбәр керде. Якында гына-урман... Вакыйга булган урынга Әлмәндәр янгын депосы экипажы килде һәм утка җәелергә ирек бирелмәде. Хәзер япан кырда янгынның килеп чыгышы сәбәпләре өйрәнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев