Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Кече Күккүз авылының хөрмәтле кешесе Анна әби Шакирова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Олы юбилее уңаеннан Анна Васильевнага Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова акъәбине гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юлладылар. 
Анна Васильевна тумышы белән Тула өлкәсеннән. Бик күп еллар элек Кече Күккүз авылына килен булып төшә ул. Фәйзрахман исемле авыл егете белән алар Грузиядә танышалар. Ул вакытта Анна Васильевна повар булып эшли, ә Фәйзрахман абый гади солдат була. 
- Бай егет турында хыялланган идем. Гади татар егетенең гомерлек яры булып куйдым. Ул үзенең чибәрлеге белән гашыйк итте, - ди ул. 
Анна Васильевна белән Фәйзрахман абый бер-берсен хөрмәт итеп, үрнәк гаилә юлы үтәләр. 6 балага гомер бүләк итеп, аларны да чын кешеләр итеп тәрбиялиләр. Анна Васильевна авылдашлар белән дә уртак тел табып, дус булып яши. Анна Васильевна озак еллар колхозда хезмәт итә. 
Бүген ул Апаста яшәүче кызы Сания һәм кияве Рафис гаиләсендә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев