Халык сәламәтлеге алкоголь инспекцисенең күз уңында
Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре Җәүдәт Ахметханов һәм Татьяна Хәбибуллина катнашында район комиссиясенең видеоконференция режимында чираттагы киңәйтелгән утырышы узды.
(8 декабрь, “Апастово-информ”).
Утырышның көн тәртибендә ун айлык эшчәнлеккә нәтиҗә ясау һәм республикада җитештерелгән алкоголь продукциясенә кибет киштәләрендә төп урын булдыру мәсьәләләре иде. Чөнки кайбер очракларда читтән кертелгән алкоголь продукциясенең законсыз һәм кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булуы ачыклана.
Алкоголь продукциясе белән агулану очраклары булмасын өчен легаль булмаган эчемлекләрне кертмәү, булганнарын сатудан алдыру максатыннан махсус рейдлар оештыру бурычы куелды. Утырышта район башлыгы Айрат Җиһаншин әлеге мәсьәләдә контрольне көчәйтү кирәклегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев