Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьянов котлаулар кабул итте

Янгелде авылында яшәүче Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры Василий Аверьянов, 9 декабрь – Ватан Геройлары көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район башлыгы исеменнән җылы теләкләр ирештереп, бүләк тапшырды. Шулай ук “Апас“ бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Сафин, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова тарафыннан да хөрмәт күрсәтелде.

Василий Игнатьевич Аверьянов 16 яшеннән тракторга утыра. 40 елга якын, берөзлексез, туган төбәгенең басу-кырларын иңли, ил табынын баетуга үз өлешен кертә. Лаеклы ялга чыккач та яраткан хезмәтенә тугры калып, эшен берничә ел дәвам итә әле.
- Эшләү дәверендә бик кыен чаклар да булды, тик сынатмадым. Җир эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенеп хезмәт иттем. Чөгендер игү һәм эшкәртүдә ел саен югары күрсәткечләргә ирештем. Намуслы хезмәтемне күрә, бәяли белделәр. 1987 елда беренче II дәрәҗә орден белән бүләкләндем. Күңел тагын да үсеп китте. Берничә елдан соң калган орденнарымны алдым. Бик хөрмәттә яшим мин. Хезмәттән беркайчан зарланмадым. Хәзер дә сагынам ул елларны - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев