Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Хөрмәтле хезмәттәшебез, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, авыл хуҗалыгы буенча баш мөхәррир урынбасары Җамалиев Ришат Камәртдин улы 21 мартта 60 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә

Ришат абый, моннан 34 ел элек, хәрби бурычын үтәп, кулына журналист дипломы алганнан соң “Йолдыз“ газетасына эшкә килә. Хезмәт кенәгәсе берничә редакторның кулы аша узса да, эш урыны шул ук кала.

Бирегә имзалар бары тик хезмәт баскычлары буйлап югары күтәрелү сәбәпле генә куела. Шул ук вакытта зур тәҗрибәсе янына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, язган мәкаләләре, китаплары, төшергән фотосурәтләре өстәлә бара. Аларның инде иге-чиге юк! 
Гаиләсе белән мактана һәм горурлана ала Ришат абый. Тормыш иптәше Резидә апа белән 40 елга якын тату гомер итеп, 3 бала тәрбияләп үстерделәр, тормыш юлына чыгардылар. Бүген 7 оныкның иң сөекле дәү әтисе ул. 
Ришат абый! Олы гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Иҗат чишмәң һәрчак мөлдерәп аксын, бәхет, шатлык, сөенечләр белән генә таңнарың атсын, гаилә тигезлегендә, игелекләр генә күреп озын-озак гомер ит! 
Алтмыш ел да үтеп киткән икән 
Син дөньяга килгәннән бирле. 
Тормыш һаман хезмәт таләп итә, 
Тормыш һаман матур һәм серле. 
Гомереңнең олы туе булсын котлы! 
Куанычлар һәм шатлыклар булсын потлы! 
Җитмештә дә, сиксәндә дә, туксанда да 
Тик йөрәгең бүгенгедәй булсын утлы! 
Олы хөрмәт белән – хезмәттәшләрең – “Йолдыз“(“Звезда“) редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев