Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

“Киленебез савыгып кайтыр дип көтәбез”

Апаста яшәүче Изилә Нәбиуллинаның туганнары әнә шулай, ди. Хәзер ул чит илдә дәвалана.

57 яшен тутырырга бер ай кала, Изилә ханым үзен начар хис итә башлый. Табиблар аналыгында шеш таба.

– Изилә – энемнең хатыны. Үз сеңлем кебек якын ул миңа. Җәй көне кәефсезләнеп йөргәнен сиздем. Энемнең дә күңеле төшкән иде. Баксаң, сеңлебез авырып киткән икән. Изиләне тиз арада Казанның 7 нче хастаханәсенә салдылар, – дип сөйли туганнары Дилә апа. – Аналыктагы шешне алырга дип тикшеренгәндә, бөерендә таш та күреп алганнар. Бик катлаулы ике операция кичерергә туры килде. Әмма киленебез көчле рухлы, бер дә бирешми. Яман чирне дә җиңәм, дип яши.

Изилә ханымның якыннары аның бик тырыш, уңган хатын-кыз икәнен әйтә. Һәркемгә ачык йөзле, туганнарының хакын белүче, аеруча иренең якыннарын хөрмәт итә диләр. “Йөзләре елмаеп тора иде, беркемгә дә начар сүз әйтмәде. Күз тигәндер, мөгаен”, – ди Дилә апа.

Изилә апада яман шеш авыруын табиблар моннан биш ел элек тә булган ди. Ул чакта үзен сиздермәгән, әмма әкрен генә организмга зыян салган.

– Без Казанда алтын куллы табибка эләктек. Әниебезнең гомерен хирург Наил Әдһәм улы саклап калды. Без аңа бик рәхмәтле. Хәзер әниебез Германиядә. Андагы табиблар да өмет бар ди, – ди улы Булат.

Изилә апа чит илгә кызы Рәзилә белән киткән. Алар анда 30 октябрьдә килеп җитә. 31е көнне анализларын алырга килгән табиб, бөеренең начар эшләвен күреп ала. Тиз арада тагын операция ясыйлар. Табиблар, әгәр юлда бөерләр эштән тукатаган булса, коткарып та булмас иде дигән. Шөкер, өлгергәннәр. Бу хәлне якыннары могҗизага тиңли, димәк, Изилә яшәячәк дип юрый. Чит илдә дә үзләрен якын итеп каршы алучы кешене очрата алар. Сыеныр урынны татар кызында тапканнар.

– Изилә авырыйдигән хәбәр таралгач, безгә кемнәр генә килмәде. Бер белмәгән кешеләр акча китерә. Булатның картасына да салалар. Шуларны уйлап та, елап йөрим. Кешеләрнең яхшылыгыннан күңелем тула. Игеклекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Авыр вакытта безнең хәлне белгән, ярдәм иткән барлык кешеләр алдында баш иям.Чит илдә каршы алган татар кызы турында ишеткәч тә, утырып еладым, – ди Дилә апа. – Әлегә киленебезгә Аллаһы Тәгалә гел уң юл күрсәтә. Күңелгә гел яхшы уйлар килә. Минем кадерле баламны бу чир алып китте инде, киленебезне аңа бирмибез!

Дилә апа “Интертат.ру” электрон газетасында эшләгән Гөлчәчәк Гыйсмәтуллинаның әнисе булып чыкты. Кызы вафатына да җиде ел инде. Гөлчәчәкнең кызы сигезенче, улы өченче сыйныфта белем ала икән.

– Оныкларымны бик яратам. Алар да дәү әни дип өзгәләнеп тора. Кызым вафатыннан соң, дингә килдем. Күңелемне догалар белән тынычландырам. Бер генә теләк – ачы хәсрәтләр күрмик, АллаһыТәгалә биргән гомеребезне тынычлык белән, исән-сау үткәрсәк иде, – ди ул. – Изиләбез авырып киткәч, йөрәк ярам кабат яңарды. Еламаска, көчле булырга тырышам. Тик булмый. Якын кешеләремнең авыртуын, туганнарымның өзгәләнүен күрү җиңел түгел.

Әлегә Изилә ханым туганнары, дуслары, якыннары җыеп биргән акчага дәвалана. Әмма чит ил клиникасында чыгымнар бик күп булачак. Аларны каплар өчен Нәбиуллиннарның гына көче җитми. Табиблар 3 миллион сум сорый. Шуңа да алар мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр. Изилә Нәбиуллинага ярдәм итү өчен улы Булат Нәбиуллин исемендәге банк карталары номеры:

Саклык банкы: 4279 6200 2517 5812

Ак барс банкы4000 7934 7395 1228

Альфабанк: 4584 4328 1695 1967

Тинькофф5536 9138 0100 5253

Чыганак:  https://vatantat.ru/2019/11/kilenebez-savygyp-kajtyr-dip-k%D3%A9t%D3%99bez/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев