Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Колгынада яшәүче Әнсар Гайнуллин Ил башлыгының Котлау хатын алды

Колгына авылында яшәүче Әнсар Гайнуллин 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләкләр һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов иң изге теләкләрен җиткерделәр. 
Әнсар абый тормыш иптәше Галия апа белән берлектә 63 ел тату, матур гомер кичергән. Бар гомерен намуслы хезмәткә багышлаган. 
-Көтү көттем, сабан сөрдем, урман эшләрендә катнаштым. Ашарга җитми, кияргә юк иде. Бик авыр елларны кичердек. Хәзер пенсиябез килеп тора, тормышыбыз рәхәт, – ди ул. 
Әнсар абый белән Галия апа бүген социаль хезмәткәр Илүзә Заһидуллинаның ярдәмен тоеп яши. Шулай ук туганнары Тәскирә Ярусова аларны якын итеп, хәлләрен белеп, кайгыртып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев