Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Корбан бәйрәме уңаеннан күчтәнәч-пакетлар таратылды

Корбан бәйрәме уңаеннан район буенча өлкәннәргә, ятим балаларга, мохтаҗларга, мәчет картларына, күп балалы гаиләләргә, 150 күчтәнәч-пакет таратылды.

(2 нче август, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).

“Ел дәверендә көтеп алган дини бәйрәмнәребезнең чираттагысы – Корбан бәйрәмен каршы алдык. Өч көн дәверендә чараларны үткәреп киләбез. Район буенча һәрбер гаиләдә корбаннар чалынды. Район башлыгы Равил Хисаметдиновның ярдәме белән бүген күчтәнәч-пакетлар таратабыз. Пандемия чоры булганлыктан зур табыннар җыя алмадык. Шуңа да иганәчеләр ярдәме белән тәм-томнар, корбан итләрен дә куеп таратырга булдык. Әлеге изге эшкә кушылган Казан шәһәреннән “Главинвестстрой” җитәкчесе Марат Айзатуллинга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аның бүлеп биргән күчтәнәчләрен өлкәннәргә, күп балалы, мохтаҗ гаиләләргә һәм мәчетләрдә дога кылучы өлкәннәргә тапшырабыз. Район буенча иганәчеләребез дә катнашты. Аллаһының рәхмәте булсын”,- диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Иске Әнәле авылында гомер итүче Айрат абый Вәлиев һәм Наил Гөбәйдуллиннар әлеге изге эшкә бик теләп кушылдылар.
“Без гаиләбез белән ел да Корбан чалып мохтаҗларга, туганнарга тарата идек. Быел менә Наил Фарук улы белән бергә Корбан чалып 150 райондашыбызга таратырга булдык. Алып килдем, район ярдәме белән тутырылган пакетларга бүлеп салдык. Савабы, әҗере булсын. Дус-тату яшик, дөньялар тыныч булсын”, - диде иганәче Айрат абый.
Авыл җирлеге башлыклары әлеге күчтәнәч-пакетларны алып кайтып ияләренә тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев