Коронавирус белән чирләгәндә кеше халәтен начарайтырга мөмкин булган ашамлыклар аталды
Аларны вакытлыча рационнан алып торырга кирәк.
Медицина фәннәре кандидаты, табиб Сергей Чудаков авыру чорында фастфуд, сәнәгать тәм-томнары һәм шикәр булган продуктлар ашамаска киңәш итә, дип яза "РИА Новости". Бу ашамлыклар ялкынсынуга китерә, организмны көчсезләндерә.
"Кайбер продуктларда шикәрнең кирәгеннән артык микъдары аның канындагы дәрәҗәсен күтәрә, ә бу организмда ялкынсынуны көчәйтүнең бер факторы булып тора", - дип аңлата медик.
Белгеч ачы-баллы җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, җиләк-җимешләр, барлык яшелчәләрне ашарга киҗәш итә. Аларны чи итеп тә, пешереп тә ашап була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев