Коронавируска каршы вакцина ясату эше дәвам итә
Район үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 2492 кеше прививка ясаткан. 1849 райондашыбыз аны ике тапкыр ясатырга өлгергән.
(17 июнь, "Апастово-информ").
Авырудан котылу өчен бердәнбер ышанычлы һәм тикшерелгән юл – вакцинация. Прививка ясату түләүсез һәм ирекле. Вакцинация һәм аны ясату юллары турында табиблардан, рәсми сайтлардан белергә мөмкин. Вакцинация авыру йогу куркынычын киметә, авыру җиңел узарга, начар нәтиҗәләрдән сакларга булыша.
“Апастово-информ“ коллективы хезмәткәрләре дә бу эшкә җаваплы карый һәм сәламәтлекләрен беренче урынга куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев