Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Коронавирустан сакланыгыз: прививка ясатыгыз!

Район үзәк хастаханәсе коронавируска каршы “Гам-Ковид-Вак” вакцинасы белән бушлай прививка ясатырга чакыра.

(14 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Вакцинация дүшәмбедән җомгага кадәр, иртәнге 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр поликлиника бинасында үткәрелә.
Әгәр дә сез, соңгы алты айда коронавирус белән авырмаган булсагыз, вакцинация алдыннан 14 көн эчендә ОРВИ кичермәсәгез, җитди хроник авыруларыгыз һәм бик авыр аллергик реакцияләрегез булмаса, балага узмаган булсагыз, бала имезмәсәгез һәм сезгә 18 яшь тулган булса - шул чагында сезгә вакцина ясаячаклар.
Вакцинациягә участок табибы аша яки 21-2-68, 21-6-67 телефоннары аша язылырга мөмкин.
Коронавирустан саклануның иң ышанычлы ысулы - вакцина алу.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз - прививка ясатыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев