Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Күрше районнан берәү чүбен Апас җиренә ташлап калдырган

Район административ комиссиясенең чираттагы утырышында экологлар төзегән дәлилле протокол нигезендә бер кешегә 2000 сумлык штраф салынды. Ул үз чүп капчыгын Апас районының Сатмыш авыл җирлегендә олы юл буенда ташлап калдырган.

 “Чүп-чарны аралап, андагы адреслы конвертлар һәм документлар буенча тикшерүчеләр һәм хокук сакчылары Апасны чүплек оясына әверелдерергә маташучыны бик тиз ачыклады“, дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов.  

-Ел башыннан административ комиссиянең 4 утырышы үткәрелде. Төзелгән протоколлар буенча 3 кешегә 6 мең сумлык штраф санкциясе кулланылды, авыллар чисталыгы белән исәпләшмәүче 4 кеше кисәтелде. Бу кыек гамәлен кабатласалар, алар да штрафка тартылачак,-ди административ комиссия секретаре Алинә Мифтахова.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев