Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Күршеләре Керчьтагы фаҗигадә гаепле зат мәчеләрне бау белән буган дип сөйли

Керчь политехника көллиятендә булган коточкыч вакыйганың корбаннар саны 21гә җиткән. Һәлак булучылар арасында 16 студент һәм 5 колледж хезмәткәре. 44 кеше хастаханәдә ята, аларның 10сы авыр хәлдә

Бу хәлнең шаһиты булган Сергей Иванов "ШК"га сөйләгәнчә, ул колледж яныннан очраклы рәвештә генә үтеп бара торган була. Шартлау тавышын ишеткәч, аны петарда дип уйлый. Шунда ук колледжның тәрәзәләре ватылып төшкәнен күрә. Аннары 5 минут буе бернинди тавыш ишетелмәде, шуннан ату тавышы, аның артыннан ук шартлау тавышын ишеттем дә ул урыннан тизрәк йөгереп киттем, күз кырыем белән бер студентның ишегалдына йөгереп чыкканын күреп калдым, дип сөйләде ул.

 

Колледжда атыш һәм шартлау оештырган, соңыннан үзе үк атылып үлгән Владислав Росляков дүртенче курста укыган булган. Уку йортында ул үзен һәрчак тыныч тоткан, стипендия алып укыган. Коралны үзе сатып алган, аны алдыр алдыннан медицина тикшерүе узган, шул исәптән психиатрда да булган, әмма аңарда бернинди дә психик тайпылышлар күзәтелмәгән. Шартлаткыч җайланманы исә Владислав үзе ясаган һәм моның турында яшермичә сөйләп, мактанып та йөргән. Белгечләр әйтүенчә, шартлаткыч җайланманы ул интернеттан алган схемадан ясаган булырга тиеш.

 

Беренчел мәгълүматларга караганда, студентның бу гамәле укытучылар белән булган конфликт белән бәйләп аңлатыла, дип яза "Интерфакс". Аның шулай ук ату клубына йөрүе һәм кораллар белән кызыксынуы да мәгълүм булган. Атыш булган урында ун кап патрон һәм кулдан ясалган ун шартлаткыч җайланма табылган.

 

Гаилә хәленә килгәндә, ул әнисе белән генә яшәгән. Әтисе сөйләвенчә, Владиславның дуслары булмаган, элек бала чагындагы дусты белән генә аралашкан, тик соңгы вакытта аның белән дә элемтәсе өзелгән. Аныңча, Владислав тәрбияле һәм тыныч булган, әмма үзенә бикләнеп яшәгән. Ул улының кораллар һәм компьютер уеннары белән кызыксынуын белгән. "Комсомольская правда" язганча, Владиславның әтисе – инвалид, әнисе онкология үзәгендә санитарка булып эшли. Соңгы елларда ул «Свидетелей Иеговы»ны (Библиягә нигезләнгән дини тәгълимат, әмма ул христиан диннәреннән бик нык аерыла) уку белән мавыккан. Шуның аркасында улы белән әнисе арасында фикер каршылыгы була.  

 

 "КерчьИНФО" журналистлары егетнең элеккеге күршеләре белән сөйләшкән. Алар әйтүенчә, Владислав кечкенә вакытында ук каты бәгырьле булган, хайваннарын рәнҗеткән, мәчеләрне бау белән буган. Әтисе белән әнисе аерылышкач, алар башка фатирга күчеп киткән.+

 

Кырымда өч көн матәм көне игълан ителде. Анда булган фаҗига бөтен ил халкын берләштерде. Социаль челтәрләрдә Керчь халкының кайгысын уртаклашалар, шәһәрләрдә мемориаллар барлыкка килде. Казанның Ленин бакчасында да Керчьтагы теракт корбаннарына мемориал куелды. Казан кешеләре фонтан янына чәчәкләр һәм шәмнәр алып килә.

 

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев