Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Кул белән 40ар сыер сауган көннәр бар иде, ди Нурания әби Халикова

Ябалак авылында гомер иткән, бүген Каратунда кызы тәрбиясендә яшәүче Нурания әби Халикова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.

Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләкләр, чәчәк бәйләме бүләк ителде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин изге теләкләрен юллады. 
Нурания әби гаиләдә 8нче бала үскән һәм тормышында күп авырлыклар күргән. 3 абыйсын сугышта югалткан. Якын туганнарының, әти-әнисенең дә гомерләре озын булмаган. Барлык авырлыкларны хезмәт белән онытырга тырышкан. Сыер сауган, пекарняда ипи пешергән, кошчылык фабрикасында чебиләр караган ул. 
–40ар сыерны кул белән сава идем. Балаларны аякка бастырыйм дип эшләдем дә, эшләдем, – ди әби үзе. 
Нурания әби 5 бала тәрбияләп үстергән. Тормыш иптәшен вакытсыз югалтып, аларны сыңар канат белән тормыш юлына бастырган. Бүген барысының да кадер-хөрмәтен, яратуын тоеп яши. 10 онык, 10 оныкчыгын сөеп туймый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев