Курск өлкәсенә ярдәм җыю дәвам итә
Курск өлкәсенә ярдәм чараларына Каратунда яшәүче Руслан Хатыйпов та үз өлешен кертте.
(17 август, “Апастово-информ”).
Районның учреждение һәм оешма коллективлары зыян күргән кешеләргә беренче чиратта кирәкле әйберләрне алып килә.
“Кирәкле әйберләр исемлегенә балалар һәм олылар киемнәре, урын-җир әйберләре, сөлгеләр, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек (бозылмый торган, төрелгән, тиз әзерләнә торган ашлар, коры паеклар), эчә торган су, микродулкынлы мичләр, суыткычлар, генераторлар керә. Әйберләрне һәм азык-төлекне “Алга” яшүсмерләр клубына алып килергә мөмкин”, - ди клубның җитәкчесе Илдар Салаватов.
Акча күчерү өчен карта: 2200 5301 9339 6843 (“Ак Барс” банкы, Гыйсмәтуллин Альберт Илдар улы).
“Алга” яшүсмерләр клубында гуманитар ярдәм эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә җыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев