Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Кышлату-2018

Кызылтау фермасы мөдире Фаил Кәримов хезмәттәшләре Фәрит Гыйбадуллин, Радик Корбангалиев, Ришат Гайнуллин белән малларга азык кертү белән мәшгүль иде.

-Коллективыбыз тату,- ди яшь җитәкче. -10 бөртек кенә без. Терлекләргә азыкны мул һәм сыйфатлы итеп әзерләдек, хәзер шуның рәхәтен күрәбез. Биналар гына бик тузды менә, күп торакларга капиталь ремонт кирәк. Ул чакта инде фермада терлекләрнең баш санын да арттырырга мөмкин булыр иде. 
Бүген биредә 150 баш савым сыеры исәпләнә. Яшь үрчем исә агрофирманың башка бүлекчәләренә туплана. 
Кызылтау фермасында җитештерелгән ит-сөт уртак казанга таман гына кереп урнаша. Сыер савучылар Резеда Габетдинова, Фидалия Шәвәлиева, бозаулар караучы Халидә Зиннәтуллина, Хәмзә Кадыйров һәм башка тырыш терлекчеләр дус һәм бердәм булып эшли. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев