Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Кышын Апас, Каратун урамнарын кардан яңа, аерым автогрейдер чистартачак

-Апаста ел да кыш үз көченә кергәч, урам-тыкрыкларны кардан даими чистартып тору проблемасы кабатлана.

Районара юл төзү оешмасы төп трасса үткән һәм әйләнеч юлларны гына чистарта-анда тулы тәртип. Район үзәге эчендәге урам-тыкрыклар Апас җирле үзидарә җаваплылыгында. “Чиста район” оешмасы, коммунал хуҗалык, аграр көллият, башка оешма-предприятиеләр техникасы кар чистартуга махсуслашмаган. Алар барысына да өлгерә дә алмый. Шунлыктан кышкы юлларда колеялар чыга, авария куркынычы арта. Апас, Каратун авыл җирлекләрендәге барлык урам-тыкрыкларның гомуми озынлыгы 70 километрга җыела. Быел урам-тыкрыкларны тагын кар басмасмы? 
Бу сорауны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимировка юлладык: 
-Районга хакимият ярдәме белән Татарстан бюджеты аша Апас һәм Каратун авыл җирлекләрендә кышын урам юлларын вакытында чистарту максатында 1 ай элек бик заманча, өр-яңа автогрейдер кайтарылды. Аңа чаклы 2 ел элек район үзәге ихтыяҗлары өчен Апаска кар чистарту, юлларга су сиптерү, бозлавыка каршы көрәшү өчен көйләнгән яңа “КамАЗ”, МТЗ тракторы, мини-төягеч кайтарылды. Аларның барысы да бүгеннән эшкә әзер, саклану урыны ышанычлы. Кирәкле кадрлар проблемасы да хәл ителде. Моңа халык биргән үзара салым акчасы тотылмады. Яңа, зур егәрлекле юл чистарту-тигезләү техникасы “Чиста район” оешмасына беркетелә. Шулай итеп, референдумнарда, авыл җыеннарында халык еш күтәргән бу проблема да уңай хәл ителде. Бөтенесен беръюлы колачлап, бер елда гына хәл итеп булмый, монысын бөтенебез дөрес аңласын иде. Киләчәктә авылларыбызны тагын да төзекләндерү юнәлешендә билгеләнгән бурычлар, халык, сайлаучыларның башка наказлары да шулай планлы рәвештә һәм максатчан хәл ителәчәк,- диде ул. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев