Кышын юллар чиста булсын өчен ничек әзерләндек?
Апас районара юллар идарәсе коллективы быелгы кышкы сезонга яхшы әзерлек белән керә. Район эчендәге 32 километрлык федераль юлның 5 чакрымында бу сезонда күләмле реконструкция эшләре үткәрелде һәм аның Шонгаты, Зур һәм Кече Күккүз авыллары янәшәсеннән үтүче 2,5 километрлык өлешенә чикләгеч-барьерлар, су агу улаклары һәм яктырткычлар куелды. Бу үз чиратында федераль трассаның барлыгы 5 километрлык өлешендә юл хәрәкәте иминлеген, транспорт һәм җәяүлеләр өчен куркынычсызлык таләпләренең тиешенчә булуын сизелерлек арттырачак.
-Апас, Әнәле, Дүртиле, Идрәз, Йомралы, Каратун, Ындырчы, Җидекизләү авыллары аша үтүче региональ, районара һәм авылара урам юллары да шулай ук яктыртыла һәм бу бик кирәкле эш илнең бюджет акчалары хисабына башкарылды. Киләсе елда бу юнәлештә эш дәвам итәчәк,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов.
-Районара һәм авылара һәм урам юлларның гомуми озынлыгы
Райондагы 22 авыл җирлеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, хуҗалыклар кышкы чорда юлларны вакытында чистарту өчен шулай ук әзерлек чараларын комплекслы итеп башкарырга тиеш. Быел Татарстан бюджеты хисабыннан һәм үзара салым акчаларына район үзәге авылларда урам-юлларны тәртиптә тоу өчен тагын берничә данә көпчәкле тракторлар алынды. Хәзер аларны махсус тагылмалар белән җиһазлау төгәлләнеп килә.
Район хакимиятендә кышкы юллар, урамнар чиста һәм куркынычсыз булсын өчен төзелгән эш программасы һәркайда җиренә җиткереп үтәлергә тиеш.
-Татарстан юл-транспорт министрлыгы вәкилләре катнашында Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Апас районының быелгы кышка әзерлеге югары бәяләнде һәм башкаларга үрнәк итеп куелды. Бу әле соңгы чик түгел, алдыбызда яңа максат һәм бурычлар тора,-дип нәтиҗә ясый район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.
Апасның Татарстанкүләм яулаган данына тап төшерергә ярамый
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев