Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Ленинград камалышының шаһитлары булган өлкәннәр район башлыгының күчтәнәчләрен алды

Районда Ленинград камалышының тере шаһиты булган 2 кеше яши.

(Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).




Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Тутай авылында яшәүче Галия Гыйззәтуллинага һәм Дүртиледә яшәүче Сария Сафинага район башлыгының ихлас теләкләрен җиткереп, күчтәнәчләрен тапшырды.

Галия Гыйззәтуллинага Ленинград камалышында калган вакытта 4 яшь була.
“Барысын да хәтерләп тә бетермим. Сабый бала идем бит. Шулай да коточкыч шартлаулар, әткәй-әнкәйләрнең елашуы, товар ташый торган вагонга утырып бик озак барганым исемдә калган. Әти Ленинградта калды, ә без авылга кайтып егылдык”, - дип искә ады ул.

Дүртиле авылында гомер кичерүче Сария Сафина да ул еллар турында күз яшьләре аша сөйли.
“Тревога башлангач, кая качарга белмәдек. Ничек кирәк алай исән калып, безне тәрәзәсе дө булмаган терлек ташый торган вагоннарга утыртып озаттылар. Әни кечкенә энебезне дөньяга китергән генә иде. Аны вагонга күтәреп алып керделәр. Нәни энебезне кулда күтәреп алып кайттык. Монда кайткач, ул вафат булды. Әни авыл буйлап торыр урын эзләде. Иң элек мунча кебек бер кечкенә генә йортка урнаштык. Кыенлыкларны бик күп күрдек”, - дип күңелендә истәлекләрен яңартты Сария апа.
Ишеево авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов да истәлекле көн уңаеннан Сария апага олы хөрмәтен белдереп, ихлас теләкләрен юллады.

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Гитлер Ленинградны юкка чыгарырга тели. Әмма герой-шәһәр калкан булып яуга күтәрелә. 1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача дәвам иткән мәхшәр 2 миллионнан артык кешенең гомерен өзә. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград шәһәре тулысынча немец гаскәрләреннән азат ителә. Быел Ленинград блокадасы өзелгәнгә 76 ел тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев