Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Әлмәндәр авылында яшәүче Рокыя апа Хәбибуллина өчен зур бәйрәм

Бүген Әлмәндәр авылында яшәүче Рокыя апа Хәбибуллина өчен икеләтә бәйрәм. Бу изге көндә ул үзенең олы юбилеен – 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Рокыя апаны туган көне белән тәбрик итеп, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев акъәбигә олы рәхмәтләрен, изге теләкләрен юллап, бүләк ирештерде. 
Рокыя апа Хәбибуллина 20 яшендә тракторга утырып, 13 ел буе туган авылына хезмәт итә. Ул елларны ул әле дә сагынып сөйли. 
– Ир кеше хезмәте бу дип куркып эшләмәдем. Ватылган чакта абый янына йөгереп бара идем. Аннан узем дә әзрәк ремонтлый башладым, – ди ул. Гомере буе авыр хезмәт йөген тарткан, газиз балаларын җир куенына салган ананың үзәкләре өзелсә дә, сабырлыгы югалмаган, рухы сүнмәгән. Оныгы Радик эштән кайтуына ул кайнар ашлар пешереп, чәйләр кайнатып куя. Быел да Изге Рамазан аенда бер көн дә калдырмый ураза тотуына да сөенеп туя алмый. Һәр көнне олы рәхмәт белән каршы алып, күңеле белән һәркемгә изгелек теләп яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев