Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Әлмәндәр машина-трактор паркы язгы кыр эшләренә әзер

Әлмәндәр машина-трактор паркы коллективы җитәкчесе Шәйхенур Галиуллин 1 апрельгә чаклы язгы кыр эшләренә барлык техниканың һәм тагылмаларның тулы әзерлек сызыгына куелачагын белдерә.

-Без инде кышка кергәндә үк барлык техникага инвентарьлаштыру үткәреп куйдык. 1 мартка ук барлык культиватор, тырма, таккычларны машина-трактор паркы каршындагы мәйданчыкка чыгарып тезеп куйдык. Тракторлар, чәчкечләрне дә яңабаштан күздән кичереп, соңгы көйләү эшләрен төгәлләп киләбез, - ди бу вазифаны менә инде егерме елдан артык зур җаваплылык хисе белән башкаручы мөдир.

Җир эшкәртү техникасын көздән үк барлык технологик таләпләрне төгәл үтәп кышкы саклаугы куюны да онытмыйлар Әлмәндәр якларында. Резина эшләнмәләрнең тиешенчә саклануы аларның ышанычлы, озын гомерле булуын тәэмин итә. Сабан-культиватор төрәннәрен кышка кергәндә майлап кую да тиешенчә, җиренә җиткереп башкарыла.

Район күләмендә язгы кыр эшләренә чыгучы техника әзерлеген кабул иткәндә район һәм Казан вәкилләре ел да әлмәндәрлеләр хезмәтен һәм тырышлыгын бик югары бәяли. Тимерче Илфат Гыйниятов, слесар-көйләүче Әгъзам Хөснетдинов, әтиле-уллы механизаторлар Зәки, Рәсим, Нәсим Абдуллиннар һәм башка игенчеләр быелгы язгы кыр эшләрен дә көтеп алалар.

Теләсә нинди тимердән яңасыннан аермаслык итеп эшләнмә ясарга сәләтле токарь Мансур Хәйретдинов, алтын куллы, күп һөнәр иясе Рәис Гашыйгуллин, механизаторлар Фарих Фәезов, Радик Ситдиков, Рафаэль Абзалов өчен дә һәр яз кадерле һәм истәлекле. Төп сыйфатлары исә бер-булсынга дип, җиренә җиткереп эшләү, туган авылыңа мәхәббәт һәм тугрылыктыр, мөгаен.

- Соңгы елларда Әлмәндәр басуларында уңыш мул үсә, быел да бу үсешнең дәвамлы булачагына өметебез зурдан.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев