Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Максим Топилин: “Башкарган эшләрегез күз алдында”

Район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында “Бердәм Россия” партиясе секретарьләренең беренчел бүлеге утырышы узды.

(25 нче декабрь, “Апастово-информ”).

  Утырышта Россия Федерациясен Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, Апас районы депутатлары, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Утырышны район башлыгы Айрат Җиһаншин алып барды һәм Апас районы секретарьләренең беренчел бүлегенең 2024 елга эшләгән эшләре буенча чыгыш ясады.
Максим Топилин үзенең чыгышында Апас районы буенча башкарылган эшләргә уңай бәя бирде, чын күңелдән рәхмәтен белдерде.
  Партия эшчәнлегенә һәм проектларын тормышка ашыруда актив эш алып баручы Апас шәһәр тибындагы бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафинага, Тутай авылы җирлеге башлыгы Наилә Насретдиновага, Чүри-Бураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтаховка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук яңа гына “Бердәм Россия” партиясе сафына басучы көмеш волонтер Алсу Ягофаровага, Каратун урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Адилә Әминовага, Каратун урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Алмаз Шәмсетдиновка партия билетлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев