Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды
Эшчәнлекләренә нәтиҗә ясар, киләчәккә бурычлар билгеләр өчен мәдәният хезмәткәрләре чираттагы киңәшмәгә җыелды.
(20 гыйнвар, “Апастово-информ“).
“Ай саен җыелырга, барысын да уртага салып сөйләшергә тырышабыз. Киңәшмәдә грантларда, бәйгеләрдә катнашу бурычын куйдык. Клублар, мәдәният йортларында оешкан түгәрәкләрнең эшчәнлеген тагын да җәелдерү хакында сөйләштек“, – диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Киңәшмә азагында түгәрәк гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче хезмәткәрләр хөрмәтләнде. Аларга Мактау грамоталары, бүләкләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев