Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Җәмәгать юстициясе оешуга 20 ел

“Закон таләп икәнчә эшлибез“ Җәмәгать суды нинди вазифалар башкара? Аларга нинди бурычлар йөкләнгән? Шундый җитди хезмәтне кемнәр башкара? Җәмәгать юстициясе оешу көне уңаеннан, әлеге сорауларга җавап табарга тырыштык.

Татарстан Республикасы буенча беренче номерлы суд участогы 1999 елның 29 декабрендә гамәлгә кергән “Россия Федерациясе субъектларында Җәмәгать хөкемдарларының гомуми саны һәм суд участоклары саны турында“гы Федераль Закон һәм 2000 елның 31 маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасында суд участоклары һәм җәмәгать хөкемдары вазифасын булдыру турында“гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә оешкан. 2011 елның 17 ноябрендә Татарстан Ремпубликасы Дәүләт Советының “Татарстан Республикасында аерым җәмәгать судьялары сайлау турында“гы Карарына нигезләнеп, районның беренче номерлы суд участогына җәмәгать хөкемдары итеп Эльвира Нигъмәтҗанова сайлана. 2001 елның 1 февраленнән ул эшкә керешә һәм 13 ел дәвамында әлеге вазифаны башкара. 2014 елның 31 октябрендә  Татарстан Республикасы Дәүләт Советың Карары белән сайланып, бүгенге көндә кадәр җәмәгать хөкемдары булып Радик Кәримуллин хезмәт итә.

–Коллективыбыз зур түгел. Шулай да һәр эшне вакытында, төгәл һәм Закон кушканча башкару безнең бурыч. Җәмәгать судында өч елдан артык иреген чикләү янамаган җинаять эшләре, гаилә мөнәсәбәтләре, балалар белән бәйле ызгышлар булмаган аерылышу очрагы буенча эшләр карала. Шулай ук мөлкәт буенча ызгышлар, кулланучылар хокукларын яклау, юл кагыйдәләре белән бәйле мөнәсәбәтләрне дә хәл итәргә, тиешле карарлар чыгарырга туры килә, – ди җәмәгать хөкемдары Радик Кәримуллин.

Суд утырышы секретаре Гөлнора Хәйруллина 15 елдан бирле әлеге хезмәтне башкара. Коллективта ул инде күптән үз кеше. Зөлфия Җиһаншинаның җәмәгать суды коллективына килеп кушылуына 5 ел вакыт узган. Ул консультант булып карарларның проектларын әзерли, хөкемдар белән берлектә халыкны кабул итә, хисаплар эшләү дә аның бурычы. Өлкән белгеч Гүзәл Норметова һәм белгеч Зилә Гатина коллективка яңа гына килеп керсәләр дә хезмәтнең асылына төшенгәннәр инде.

Ләйлә Шиһабиева.  Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев