“Мин иминлек өчен көрәшергә тиеш”
Кече Болгаер егете Рифат Фәйзуллин контракт нигезендә хәрби хезмәт юлы уза.
Ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Аның хәрби киемен “Изге Георгий” ордены һәм күп санлы медальләр, күкрәк билгеләре бизи.
Рифат Фәйзуллин махсус хәрби операциядән 3 тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан. “Ул - минем эшем. Мин шул юлны сайлаганмын икән, иминлек өчен көрәшергә тиеш!” – ди ул үзе.
Рифат 15 ел элек армия сафларына китә. Североморск шәһәрендәге "Бөек Петр" кораблендә хезмәт итә. Хәрби хезмәтнең якынлыгын да шунда аңлый. Хезмәт вакыты тәмамлангач та, килешү төзеп эшкә кала. Килешүен һаман да озынайта килә. Бүген инде ул күрмәгән шәһәр, аяк басмаган җир калмагандыр. Сириядә дә була. Махсус хәрби операция башлангач та, беренчеләрдән булып Ил иминлеге сагына баса.
-Җае чыккан саен видеоэлемтәгә чыга. Ана белән баланың сагынуын басарга ул санаулы минутлар җитмәсә дә, күңел азрак тынычланып кала. Район җитәкчелеге безгә гел булышып, хәлебезне белеп тора. Әле кыска вакытлы ялга кайткач, район башлыгы Айрат Җиһаншин машина биреп җибәрде үзенә, - ди әнисе Фирая апа Фәйзуллина.
Рифатның гаиләсе Мурманск якларында яши. Кечкенә кызы үсеп килә. Алар да гаилә башлыгының тизрәк яннарына кайтуын көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев