Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Мөккәрәмә әби Фәйзуллинаны Апас җире үз итте

2016 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Караучысыз калган өлкән кешеләр өчен “Өлкән кеше өчен кабул итүче гаилә“ пилот проекты чыкты

 Әлеге проект нигезендә, Мөккәрәмә әби Фәйзуллина Чүрибураш авылында яшәүче Рим һәм Миләүшә Хисамовлар Хисамовлар гаиләсендә тәрбияләнә. 
Мөккәрәмә әби Фәйзуллина тумышы белән Балтач районы Сардыган авылыннан. Гомере буе Казанда балалар укыткан. Бик күпләргә математика дигән катлаулы фәннең серләрен төшендергән. Әби 2 елдан бирле үзе өчен бөтенләй чит җирдә Хисамовлар кайгыртуын һәм ихтирамын тоеп яши. 
Мөккәрәмә әби бүгенге көндә авыру сәбәпле, урында ята. Аның күзләре начар күрә, колаклары да ишетми, тыны кысыла, аяклары, куллары сызлап тилмертә. Мөккәрәмә әби өчен аерым бүлмә бирелгән. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Мөккәрәмә әби янында булып, аның тормышы, хәле белән танышып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев