Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Мөккәрәмә әбине Хисамовлар үз гаиләләренә сыендырган

Шәфкатьле, олы йөрәкле, кеше борчуын үзенеке итеп кабул итә белүче кешеләр арабызда яши. Кемдер үз газизенең, туганының, якынының елга бер тапкыр да хәлен белергә онытып, картлар йортына урнаштыру уе белән янып йөргәндә, күңелендә мәрхәмәтлелек яшәүчеләр чит-ятларны үз куенына сыендыра. Апас районы Чүрибураш авылында яшәүче Рим һәм Миләүшә Хисамовлар да шундыйлардан.

–2016 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Караучысыз калган өлкән кешеләр өчен “Өлкән кеше өчен кабул итүче гаилә“ пилот проекты чыкты. Әлеге проект нигезендә, Мөккәрәмә әби Хисамовлар гаиләсендә тәрбияләнә. Без аны үзебезнең җирлеккә кабул итеп алдык һәм игътибар үзәгендә тотабыз, – ди социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова. 
Мөккәрәмә әби Фәйзуллина тумышы белән Балтач районы Сардыган авылыннан. Гомере буе Казанда балалар укыткан. Бик күпләргә математика дигән катлаулы фәннең серләрен төшендергән. 
Ходай аны парлы итеп яратмаган, күрәсең. Мөккәрәмә әби яшьлегендә насыйп ярын тапмаган. Бар булмышын мәктәпкә багышлаган. Әби 2 елдан бирле үзе өчен бөтенләй чит җирдә Хисамовлар кайгыртуын һәм ихтирамын тоеп яши. 
–Газета битләреннән әти-әниләрен картлар йортына бирергә теләүче кешеләр турында укыдык. Аннан редакция белән элемтәгә чыгып, үзебезнең теләгебезне җиткердек. Озак та үтмәде, әбине барып алдык. Ул бик тыныч, сабыр, итагатьле әби иде. Хәзер авыргач, көйсезләнгән чаклары да күп, – ди Миләүшә. 
Мөккәрәмә әби бүгенге көндә авыру сәбәпле, урында ята. Аның күзләре начар күрә, колаклары да ишетми, тыны кысыла, аяклары, куллары сызлап тилмертә. Шуның өстенә, әби сагыну сагышы белән яна. Аның якыннарын күрәсе, туганнары белән аралашасы килә. 
Мөккәрәмә әби өчен аерым бүлмә бирелгән. Табиблар, социаль яклау идарәсе, авыл җирлеге хезмәткәрләре һәрчак даими килеп, хәлен белеп торалар икән. Өйдә дә тәрбия зур. Шулай да аңа үзенекеләрнең җан җылысы җитми. 
–Киендерәбез, ашатабыз, юындырабыз. Вакытында даруларын эчә, уколлар ясыйбыз. Кибеттән сатып алган әйберләрне яратып ашый, эремчек, кефирны аеруча ярата. Үзебезнең дә 3 балабыз бар. Аларны бик үз итә, – дип сөйли Миләүшә. 
Әлеге гаиләнең сабырлыгына, түземлегенә сокланып кайттык без. Тагын берәр әбине тәрбиягә алу теләге барын да җиткерде алар. 
–Өебез зур, күңелебез иркен. Озын гомер итсен, – диләр Хисамовлар. 
Бу көннәрдә Мөккәрәмә әби 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләде. Аңа район башлыгының Котлау откырткасы, бүләге юлланды. Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова, Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов Мөккәрәмә әбинең хәлен белешеп, изге теләкләр юлладылар. 
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев