Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Мәүлид киче мөбарәк булсын!

Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев барлык райондашларны Мәүлид киче белән тәбрик итте.

Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләм дөньяга килгән.
Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез, кадерле райондашларыбыз!
Без кабат барыбыз өчен дә кадерле булган рабигыль-әүвәл аена аяк бастык. Бу айда дөньяга сөекле Пәйгамбәребез, Аллаһның хәбибе – яраткан колы Мөхәммәд салләллаһу гә¬ләйһи вә сәлләм туган. Башкача аны Мәүлид ае дип йөртәләр. Быел Рәсүлебезнең туган көне яки мәүлиде Рабигыль-әүвәл аеның 11-еннән 12-сенә каршы киченә, ягъни 28-нче октябрь киченә туры килә. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләм дөньяга килгән. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек биргән, аңа Коръән иңдергән. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерган. Хәзрәти Расүл Әкрам Аллаһы Тәгаләнең иң якын илчесе буларак, тугры юлны дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәткән. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә.
Элек-электән Рабигуль-әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребез с.г.в.нең яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, салаватлар әйтәләр, догалар кылалар. Мәүлид ягъни Пәйгамбәребез с.г.в.нең туган көненә багышланган мәҗлесне беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез с.г.в.нең бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребез турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид мәҗлесләрендә төрле ризыкларлар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә.
Соңгы елларда Мәүлидне бәйрәм итү райондашларыбыз арасында еш күзәтелә. Бу бик сөенечле, күркәм һәм бик файдалы гамәл. Әгәр без сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең сөннәтенә иярсәк, аның тормышыннан үрнәк алып яшәсәк, һичшиксез Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешербез! ”Гыймран” сүрәсенең 31нче аятендә Аллаһы Тәгалә дә: “Ий Мөхәммәд галәйһиссәләм, әйт: «Әгәр Аллаһны сөяр булсагыз, миңа иярегез, иярсәгез Аллаһ сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар», – дигән. Бер хәдистә: “Кем бер тапкыр миңа салават әйтсә, Аллаһы аңа рәхмәтен ун тапкыр күбрәк белдерер” , – дип әйтелә. Салават – ул Пәйгамбәребезгә Аллаһның рәхмәтен һәм бәрәкәтен теләү, ягъни аның өчен дога кылу.
Пәйгамбәребез с.г.в. салават әйтүнең фазыйләтләре турында болай дигән: «Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, аның ун хатасын гафу итәр һәм ун дәрәҗәгә ирештерер» (Насаи).
Түбәндәге салаватларны әйтергә мөмкин:
Аллаһүммә салли галә рухи саййидинә Мүхәммәдин фи-л-әрвах, үә-салли галә җәсади саййидинә Мүхәм¬мәдин фи-л-әҗсад үә-салли галә кабри саййидинә Мүхәммәдин фи-л-кубур үә-галә алиһи үә-сахбихи үә-сәллим.
Йә, Аллаһ! Башка җаннар арасында рухи җитәкчебез Мөхәммәднең җанына рәхмәтеңне иңдерсәң иде, баш¬ка тәннәр арасында рухи җитәкчебез Мө¬хәммәднең тәненә рәхмәтеңне иңдерсәң иде, башка каберләр арасында рухи җитәкчебез Мөхәммәднең, аның гаилә әгъзалары һәм сахабәләре каберләренә рәхмәтеңне иңдерсәң иде.
Аллаһүммә салли галә саййидинә Мүхәммәдин фи-л-әввәлина үә-л-ахырина үә-фи-л-мала и-л-галә илә йәүми-д-дин.
Йә, Аллаһ! Беренче көннәрдән соңгы көннәргә кадәр һәм фәрештәләр арасындагы Бөек Җыелышта, Кыямәт Көненә кадәр Мөхәммәдкә рәхмәтеңне иң¬дерсәң иде!
Аллаһүммә салли галә Мүхәммәдив-үә-галә али Мүхәммәдив-үә-хдини мин гиндикә үә-афды галәййә мин фадликә үә-ншур галәййә мир-рахмәтикә үә әнзил галәййә бәракәтик.
Йә, Аллаһ! Мөхәммәдкә һәм аның гаилә әгъзаларына рәхмәтеңне иңдерсәң иде. Мине Сиңа илтүче туры юлга бастырсаң иде. Миңа бәрәкәтеңне насыйп итсәң иде. Мине рәхмәтең һәм шәфәгатең белән бүләкләсәң иде.
Аллаһүммә салли афдала салаватикә галә әсгади махлукатикә сәййидинә үә мәүләнә Мүхәм¬мәдин нәбиййи-л-умми, үә галә алихи үә-сахбихи үә-сәллим адада мәглуматика үә-мидада кәлимәтикә куллиха ма закарака-з-закирун үә-гафала ан зикрика-л-гафилун.

Йә, Аллаһ! Яралткан җаннарыңның иң яхшысына, рухи җитәкчебез һәм яклаучыбыз булган, яза белмәгән Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә, аның гаиләсе әгъзаларына һәм сахабәләренә Үзеңә генә билгеле булган микъдарда, Син иңдергән сүзләр санынча, Сине истә тотучыларның Сине искә алган вакыты һәм Сине онытучыларның Сиңа битараф булган вакытлары кадәр рәхмәтеңне иңдерсәң иде.

Мәвлә йә салли үә-сәллим дә имән әбәдән галә хәбибикә хайри-л-халкы куллихим.
Йә, Раббым! Яралтканнарың арасыннан иң яхшысына, Үзеңнең яраткан җаныңа һәрвакыт, өзлексез фатихаңны һәм сәламеңне иңдерсәң иде.
Хөрмәтле райондашлар! Мәүлид ае дәвамында Рәсүлебезгә мактаулар әйтик, изге гамәлләр башкарыйк! Коронавирус куркынычы янаган чорда үз сәламәтлегебзгә аеруча игътибарлы булыйк, сакланыйк!
Аллаһы Раббыбыз эшләребезгә ярдәм, күңелләребезгә канат, җаныбызга дәрман, холкыбызга сабырлыклар бирсен. Күңел түрләребезгә, өйләребезгә, гаиләләребезгә, мәчет-мәдрәсәләребезгә, илебезгә һәм барча галәмгә Аллаһ Тәгалә тынычлык, иминлек, муллык насыйп итсен. Мәүлид ае мөбарәк мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев