Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Морзалар мәктәбендә ярышлар узды

Морзалар мәктәбендә яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү отрядларының район сайлап алу этабында барлыгы 18 мәктәп командалары катнашты.

Узган ел бу төр республикакүләм бәйге финалына Борнаш мәктәбе үткән иде. Алар командасы вәкиле быелгы район сайлап алу этабын Россия һәм Татарстан флагларын күтәрү тантанасы белән башлап җибәрде. Гимннар яңгырагач, мәктәп командалары 3 номинация буенча үз араларыннан иң көчлеләрне ачыклады.

Бу бәйгедә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, район эчке эшләр бүлеге вәкиле Рания Сибгатуллина, район хәрби комисары Илшат Паймурзин катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев