Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Морзаларда яшәүче Әлфия Тугушева кич җитү белән кул эшләре башкара

“Булганнан бар да була“, диләр Морзаларда яшәүче Әлфия Тугушева кебекләр турында. Ул өздереп җырлый, тәмле итеп ашарга пешерә, мул итеп яшелчәсен үстерә, кул эшләрендә дә сынатмый, машинасында да җилдерә.

–Апас җиренә Саратов якларыннан күченеп кайттык. Бар эштә дә гаиләм, балаларым булыша. Балачактан бәйлим, чигәм. Шулай ук җыр-моңга гашыйкмын, – ди ул. 
Әлфиянең йортын нинди генә картиналар, чәчәкләр, яктырткычлар, вазалар бизәми. Алар барысы да үз куллары белән ясалган. Энҗе-мәрҗәннән, сәйләннән үргән агачлары да күп. 
Зур гына, кулдан ясалган чәчәкләрне еш күрергә туры килә. Алар аякка утыртыла һәм бер, ике яки өч чәчәктән тора. Йокы бүләсенә чәчәкләрне яктырткыч итеп куючылар да бар. 
Әлфия Тугушеваның киенү рәвеше дә үзенчәлекле. Шапка-шарф, кофталарны үзе бәйләп кия. Сатып алынган киемнәрне үзгәртә. 
Медицина училищесын тәмамласа да, Әлфия кечкенәдән сәхнәгә тартыла. Саратов өлкәсендә вакытта ук татарча җырлар өйрәнә, аны халыкка җиткерә. Район, авыл сәхнәсендә дә еш очратып була үзен. 
Әлфия Тугушеваның тагын бер үзенчәлеге – өйдә пешерелгән ризыкларга, бакчасында үскән яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирә. Ел әйләнәсенә җитәрлек кайнатмалар әзерли, яшелчәләр тозлый, аш-суны да төрләндереп тора. Аның бакчасында 500 төп карлыган утыртылган. Карлыганнар арасында викторияләр үсә. Киләчәктә куаклар, агачлар санын тагын да арттырырга исәпли. Бакчадагы чәчәкләрнең дә исәбе-хисабы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев