Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Музейга сәяхәт

Белемеңне арттырыйм дисәң - сәяхәт ит

Сәлам, дуслар! Мин Айгөл, Каратун урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы. Безнең сыйныфның бер хыялы чынга ашты бит әле.   Шатлыгыбыз бик зур булды. Апасыбызнын тирә-якны өйрәнү музеена барырга күптән җыена идек. Сыйныфыбыз һәм сыйныф җитәкчебез Әминә Гафарова белән менә шул  сәяхәткә барып кайттык. Музей директоры Рәмис абый Ногманов һәм анда эшләүче апалар безне бик жылы  каршы алдылар,  килүебезне хупладылар.

   Музей тыштан ук  искиткеч матур, зәвыклы, кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора.

  Экспонатлар белән таныша башлаганчы укытучыбыз һәм экскурсовод апа безне музей кагыйдәләре белән таныштырып алдылар.  Экспонатлар тарихи чорына туры китереп төрле залларга урнаштырылган: Борынгы чор, Октябрь революциясе чоры, Совет чоры, Бөек Ватан сугышы чоры, Районның күренекле шәхесләре һ.б. Ә иң кызыклы экспонатлар музейның яңа корылмасында саклана. Татарстанда безнең районга гына хас уникаль әйберләр: мамонт сөякләре һәм мамонтның чын зурлыгындагы макетлары ул! Биредә динозаврлар семьялыгыннан булган Үләмәзавр сыны да бар. Безнен якларда яши торган хайван, кош карачкылары да бик урынлы урнашкан. Ә тере почмактагы тиен, балыклар, су һәм коры җир ташбакалары турында сөйләп китсәң, көн җитмәс иде.

  Шуны да әйтәсе килә, минем сыйныфташым Азалия музейда  район оешмаларында җитәкче булып эшләгән күренекле кешеләр хөрмәтенә ясалган  бүлегеннән үзенең бабасының (дәү әтисенең әтисе) фотосурәтен  табып алды, истәлеккә фото да ясады. Бу - анын өчен зур горурлык.

  2018 нче елда Татарстан Республикасында архив хезмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан, музейдан соң без район архивына юл алдык. Анда безне  Алсу апа каршы алды. Архив үзенә бер гаҗәеп дөнья икән. Бик тәртипләп тезелгән тартмаларда районнын документаль тарихы саклана. 1931 нче елгы документны укып карадык. Латин хәрефләре белән саф татарча язылган иде ул! 1974 елларда районнын мәдәният йорты нинди булганын шул вакытта төшерелгән фоторәсемнән карап белдек. Район газетасының элеккеге исемнәре ничек аталган, 1970-1971 нче елларда халык нинди хезмәт хакы алып яшәгән, колхоз җирләре төрле елларда ничегрәк бүленгән булган һәм тагын бик күп шундый кызыклы сорауларга җаваплар таптык без бу архивтан Алсу апа белән берлектә.

Менә шулай күп нәрсәләр күреп, белемнәребезне арттырып кайттык без бу сәяхәттән.

  Бу көнебезне истә калырлык кызыклы итеп үткәрергә ярдәм иткән музей һәм архив хезмәткәрләренә, мәктәбебез директоры Илмас Фәхретдиновка һәм сыйныф җитәкчебезгә зур рәхмәтле без.  Гомерен якты истәлекләр белән баетырга теләгән  һәркемгә барырга,  күрергә тәкъдим итәбез.

Айгөл Җәләлетдинова, Каратун урта мәктәбенең 7 сыйныф  укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев