Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Ноябрь шаккаттырачак ди

Ноябрь җылы килә. Гидрометүзәк мөдире Людмила Паршина бу хакта «Российская газета»га сөйләгән. Көзнең соңгы ае быел гадәттәгедән җылырак була, ди синоптиклар

Паршина ханым белдерүенчә, һава торышы Мәскәү, Вологда, Новгород, Ленинград, Псков өлкәләрендә һәм Идел буенда гадәти булмаска охшаган. Шулай ук Урал, Ханты-Манси округы, Ямал, Приморье, Хабаровский крае, Магадан өлкәсе һәм Камчаткада яшәүчеләр дә ноябрьнең җылысын тояр.    Себер районнарында, Мурманский, Архангельский өлкәләрендә, Карелия һәм Коми республикаларында да гадәттәгедән җылырак булыр дип көтелә. Ә Русиянең көньягында һава торышы, киресенчә, түбәнрәк булмакчы икән. Краснодар крае, Кырымның көньяк өлешендә температура гадәттәгедән түбәнрәк булуы мөмкин.  Сынап карарбыз!

Автор : Төхвәтуллина Алсу

Чыганак: rg.ru

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26875

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X