Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Нык ихтыярлылар -“Түгәрәк өстәл” кунаклары

6 декабрдә Биеш Мәдәният үзәгендә инвалидлар ункөнлеге район эш программасы буенча “Түгәрәк өстәл” үткәрелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә бу чарада район оешмалары, дәүләт органнары вәкилләре һәм башка рәсми затлар, җитәкче-белгечләре катнашты. Биеш авыл җирлеге, авыл Мәдәният үзәге вәкилләре бу чарага килүче кунакларны махсус тематик күргәзмәләр, җыйнак кына чәй табыны, концерт программасы әзерләп каршы алды. 
Бу чарада катнашучы балачактан инвалид балалар, аларның әти-әниләре, өлкән яшьтәге, мөмкинлекләре чикле апаслылар бу чарага бик теләп килде. Күпләрнең “Түгәрәк өстәл” дә катнашучы җитәкче-белгечләргә бирәсе килгән сораулары да бар иде, әлбәттә. Һәрбер сорауга төпле, аңлаешлы җаваплар бирелде. Аерым проблемалар урында ук, оператив хәл ителде. Шактый күп сораулар язып алынды һәм җитәкче-белгечләр аларга җирле матбугат чаралары аша җавап бирәчәк дип килешенде. 
Район халыкны социаль яклау, социаль иминиятләштерү, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләре, район пенсия фонды һәм башка оешмалар җитәкче-белгечләренең бу очрашуга җентекләп әзерләнүен билгеләп үтәргә кирәк. 
Балачактан инвалид Илнур Азизов әле 3 ай элек кенә гаилә корып, бу чарага хәләл җефете Фәнзия белән килгән иде. Ул бик матур итеп шигырьләр яза. Авылда зурлап үткәрелгән бу чара ахырында үзешчән шагыйрь шуларны укып, тамашачылары мәхәббәтен яулады. Фәнзия кул эшләре остасы икән-тиздән аның шәхси күргәмәсе белән танышырга мөмкин булачак. Балачактан инвалид бала-Елизаветаны кадерләп тәрбияләүче Наталья Ефремова белән Андрей Антонов, шулай ук мөмкинлекләре чикле Фидаиль Шәфигуллин, Анатолий Шипунов, Лидия Степанова, тагын бик күпләр авылда “Түгәрәк өстәл” оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Апас ветераннар Советы җитәкчесе, “Һәвәскәр бакчачы” клубын оештыручы Расыйх Латыйпов, Каратуннан Сания Сәлахетдинова һәм башка авыл җирлекләре вәкилләре фикере дә шундый булды. Атаклы “Рябинушка” ансамбле, Биеш үзешчәннәре, мәктәп укытучылары Наталья Марченкова, Зөлфия Сөлайманова, Гөлия Мостафина, Илсөяр Курамшина кулы астында укучылар әзерләгән чыгышларны да бик җылы кабул иттеләр. 
-Бу чараны әзерләүдә авылыбызның өлкән яшьтәге, ярдәмчесез калган апаларны тәрбияләүче социаль хезмәткәрләр Фәридә Ризина, Светлана Кәримовага аерым рәхмәтемне җиткерәсе килә,-диде үз чиратында авыл китапханәчесе Гөлнур Илалова. 
-Районда инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Бу бик кирәкле, мөһим чараларда һәр авыл җирлеге буенча аерым эш график-программасы төзелде һәм алар катгый үтәлергә тиеш,-дип ассызыклады үз чыгышында Луиза Сафина. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев