Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Олы Бакырчы балаларын бүләкләр белән сөендерделәр

Олы Бакырчы мәчете имам-хатибы Шәүкәт Гайнетдинов быел Хаҗга барып кайтты. Авылда да бик күп изге эшләр башкарылды-зиратта бик күләмле төзекләндерү эшләре үткәрелде. Мәчет тә бик күркәмләнде.

-Изге ниятле, ачык күңелле җитәкчеләр, авылдашларыбыз, якташларыбызга бик зур рәхмәт,-ди хәзрәт үзе. 
Мәчет авыл мәктәбе, балалар бакчасы белән дә хезмәттәшлек итә. Белем бәйрәме, Яңа ел, башка бәйрәмнәрдә мәчет картлары балаларны тыйнак кына бүләк-күчтәнәчләре белән сөендерәләр. Балалар үзләре дә мәчет сукмагын еш таптый-дин сабакларына бик теләп йөриләр. 
4 декабрьдә мәктәптә үткән, балалар һәм олылар да катнашкан Мәүлед кичәсе менә шуны раслый. Аңа күрше авыл мәхәлләләреннән дә вәкилләр килде. Район мөхтәсибәте, мәчет аксакаллары балалар арасында бер кечкенә генә викторина да үткәрде. Казаннан, Татарстан Диния Нәзарәтеннән кайткан хәзрәтләр дә катнашкан бу кичәгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазив та олы кунак итеп чакырылган иде. Ул авыл халкы, балалар һәм мәчет картларын олуг Мәүлед бәйрәме белән котлап, илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләде. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев