Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Олыгайгач, курчак уйныйбыз

Каратун станциясендә яшәүче Рәзинә апа Җамалиева күңелле шөгыль тапкан. Ул берсеннән-берсе матур курчаклар, әкият геройлары, мультфильм персонажлары бәйли. Күгәрчен, куян, эт, үрдәк, аю – бар да парлы.

–Яшәештә бит һәр нәрсә парлы яратылган. Мин дә парлап бәйләргә яратам. Мисал өчен бабайның оныгы бар, хәзер аңа әби бәйләргә хыялланам. Курчакларым да икешәр. Әле аларга исемнәр кушам. Виолетта, Стеша, Су патшасы, Йомшаккай, Куркаккай дип назлы итеп эндәшәм, – ди ул. 
Рәзинә апа әлеге эш белән лаеклы ялга чыккач шөгыльләнә башлый. Элмәк белән бәйләү серләренә дусты Әкълимә Әхмәтҗанова өйрәтә. Курчакларны еш кына оныклары алып китә. Аларны ярминкәләрдә сатып, акчасын ятимнәр яки инвалидлар йортларына тапшыралар. 
–Саваплы эшкә өлеш кертүем сөендерә. Бераз вакытым булса, кулыма бәйләү алып утырам. Телевизор каршында да тик кенә утырып тора алмыйм. Барысын бергә санасаң, тау кадәр курчак җыелыр иде. Бәйләгәндә күңелгә рәхәт. Гел курчак турында гына уйлап утырасың. Тизрәк эшнең нәтиҗәсен күрәсе килә. Матур курчак килеп чыгасын да беләсең. Соңгы 3-4 айда гына да 30дан артык курчак бәйләдем, – ди Рәзинә апа. 
Куллары-кулга йокмый аның. Бәйләгән саен остара бара. Осталыгы арткан саен, үзенең күзаллавы буенча яңалыклар кертә. 
–Кайбер курчакларны бәйләү тәртибен интернеттан карыйм. Әзер схема буенча бер уенчыкны 3-4 көндә бәйләп була. Үзең уйлап бәйләсәң, 2-3 атна да китә. Чөнки, битен, чәчен, киемнәрен туры китерергә кирәк. Сүтеп яңадан бәйләгән чаклар да күп. Хайваннарны да киемнәр белән бизим. Иң беренче фил бәйләгән идем. Иң якын уенчыгым булып истә калган ул, – ди үзе. 
Рәзинә апа үзенә кияргә киемнәр, арка җылылары, кофталар, башмаклар да бәйли. Бакча эшен ярата. Күп итеп чәчәкләр үстерә. Уңган булган хуҗабикәнең йортында да һәр җирдә тәртип хөкем сөрә. Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев