Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Һәр сорауга җавап бар

Быел кайсы елда туучылар диспансеризация үтәргә тиеш. Аның тәртибе нинди?

Сорауга район баш табибы урынбасары Рөстәм Гайнуллин җавап бирә:

- Расланган дәүләт заказы, диспансерлаштыру график-программа нигезендә быел 3115 апаслы түләүсез шартларда Апас үзәк хастаханәсенә килеп тулысынча тикшерелергә тиеш. Аның көнен эш бирүчеләр белән алдан ук килештерегез, җитәкчеләр бу очракта шулай ук закон нигезендә кешене хастаханәгә табиблар тикшерүенә эштән җибәрү тәртибен төгәл үтәргә бурычлы. Быел диспансеризация 1914 елдан башлап 1998 елга кадәр туучылар  өчен үткәрелә. Туган ае мөһим түгел. Туган еллар буенча санасак, 3 әр елны өстәп барып, тәртибе болай:

1914-1917-1920-1923-1926-1929-1932-1935-1938-1941-1944-1947-1950-1953-1956-1959-1962-1965-1968-1971-1974-1977-1980-1983-1986-1989-1992-1995-1998 еллар. Сәламәтлек барыбыз өчен дә кадерле, аның белән шаярырга, авыру  үтәр әле дип үз-үзеңне тынычландырырга ярамый. Авыруны алдан кисәтү мөһим-шунысын беркайчан да исегездән чыгармагыз, хөрмәтле апаслылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев