Һәр умарталыкның үз паспорты булырга тиеш
Бүген районда төрле милек формасындагы якынча дүрт йөз умарталык исәпләнә.
(Апастово-информ, Ришат Җамалиев).
Соңгы елларда барлык авыл җирлекләрендә дә шәхси секторда бал кортлары гаиләләре баш саны, умарталыклар артуы күзәтелә.
Аларны исәпләү, теркәү, эшчәнлекләрен күзәтү һәм умартачыларга дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итү өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы үрнәгендәге яңа ветеринария паспортлары рәсмиләштерү эшен башладык,-ди районның баш мал табибы Марат Фәтрахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев