Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр

Ярдәм район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм “Ак Барс” банк идарәсе тарафыннан тапшырылды.

(29 август, “Апастово-информ”).



“Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысаларында районда яшәүче 30 балага мәктәп кирәк-яраклары һәм портфельләр тапшырылды. Балалар бүләкләрне район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм “Ак Барс” банк идарәсе рәисе урынбасары Радик Сәлахетдинов кулыннан алдылар.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин республика көне уңаеннан котлауларын ирештерде, ел саен район балаларына мәктәпкә җыенырга ярдәм иткән “Ак Барс” банкы идарәсе җитәкчелегенә дә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.


“Яңа уку елында сезгә уңышлар телим. Районда балалар өчен мөмкинлекләр арта. Тиздән өр-яңа спорт манежы үз ишекләрен ачачак. Тырышып укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезне дә гел шатландырып торыгыз”,- диде район башлыгы.


“1 сентябрь – һәркем өчен белем иленә юл ачкан иң истәлекле көн. Барыгызга да яхшы билгеләр насыйп булсын, уңышлы уку елы телим”, - дип изге теләкләрен юллады “Ак Барс” банкы идарәсе җитәкчесе урынбасары Радик Сәлахетдинов.


Чүрибураштан Адилә Гыйсмәтуллина быел 5нче сыйныфка бара. Башлангыч сыйныфларны яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кыз, алга таба да сынатмаска сүз бирә. Адилә хәрби операциядә катнашучы әтисе Айратның, әнисе Алесандраның да олы горурлыгы, нәни энесе өчен дә үрнәк апа ул.


“Мин бүген яңа портфельле булдым. Бик сөендем. Җитәкчеләребезгә бик зур рәхмәт”, - диде Адилә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев