Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда күчмә маммоэкспресс 960 хатын-кызга тикшерү уздырган

Күчмә маммоэкспресс Казан шәһәренең 7нче номерлы хастаханәсеннән килде.

(8 апрель, “Апастово-информ”).



Күчмә маммограф районда өч атна дәвамында эшләде. Ул һәрбер авыл җирлегендә булып, хатын-кызларга маммография тикшеренүе узарга мөмкинлек бирде.
“Күчмә экспресс-маммограф гражданнарны диспансерлаштыру программасы кысаларында, хатын-кызлар арасында күкрәк яман шеше авыруларын кисәтү максатыннан килде. Тикшеренү узуга районның барлык авылларында яшәүче 40 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар җәлеп ителде”, - дип белдерде район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Талия Сафиуллина.
Бирегә маммография узарга килгән хатын-кызлар уңайлы шартлардан канәгать булулары хакында әйтте.
- Авылыбыз фельдшеры алдан хәбәр итте. Без тиешле вакытка килдек. Бик җылы каршы алдылар. Ашыкмыйча, тыныч кына маммография уздык. Авыл кешесенә шундый мөмкинлек булдыру бик мөһим. Безне кайгыртулары өчен рәхмәт. Мин һәр хатын-кызга үз сәламәтлеген даими кайгыртып торырга һәм маммография узуны кичектермәскә киңәш итәм, - ди Болын-Балыкчыда яшәүче Фидания Кәлимуллина.
Сөт бизләре ямаш шеш авыруы – хатын-кызларда иң еш очрый торган куркыныч чир.
Табиблар фикеренчә, авыру төрле сәбәпләр йогынтысында килеп чыгарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев