Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Районда муниципаль хезмәткәрләргә булган таләпләр хакында сөйләштеләр

Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында муниципаль хезмәткәрләрнең керем һәм милек турындагы мәгълүматларын күрсәтү турындагы законның үтәлеше каралды.

(2 апрель, “Апастово-информ”).



Комиссиянең чираттагы утырышында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, комиссия әгъзалары һәм башка җитәкче-белгечләр катнашты. Шулай ук эшлекле сөйләшүгә муниципаль хезмәткәрләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, ведомствоара җитәкчеләр дә чакырылган иде.
Район прокуроры Зөфәр Абитов чыгым һәм милек буенча мәгълүматларны дөрес тутыру хакында чыгыш ясады. Шулай ук телефон буенча мошенниклык очраклары турында сөйләде, аларга каршы тору чараларын аңлатты.
Район башкарма комитетының оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Ландыш Николаева утырышта катнашучыларны “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль закон белән таныштырды. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләргә мәгълүматларны тутырганда туган сораулары буенча аңлатмалар бирде.
Район Советының юридик бүлеге җитәкчесе Эльмира Шакирова әлеге мәсьәләдә еш очраучы хаталарны санап үтте һәм утырышта катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев