Районда терроризм корбаннарын искә алдылар
3 нче сентябрь Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә.
(3 сентябрь, “Апастово-информ”).
Истәлекле датаны билгеләп узу Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Рәсми мәгълүматлар буенча, 2004 нче елның 1 нче сентябрендә, Белем көнендә, җинаятьчеләр 1 нче мәктәпкә үтеп кереп, укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны әсирлеккә алалар һәм мәктәп бинасында өч көн буе барлыгы 1181 кешене бикләп тоталар. Ике көн ярым эчендә террорчылар коточкыч кансызлык күрсәтә. Өченче көнне 13 сәгать 5 минут тирәсендә мәктәпнең спорт залында шартлаулар яңгырый, соңрак янгын чыга. Нәтиҗәдә, бина өлешчә җимерелә. Әлеге террористик актның нәтиҗәсе бик аяныч - 350дән артык кешенең үлеме һәм 500дән артык кешенең яралануы белән төгәлләнә. Нигездә, балалар һәм хатын-кызлар һәм хезмәт бурычларын үтәүче хокук саклау органнары хезмәткәрләре, укытучылар һәлак була.
Теракт корбаннарын һәр ел саен Россия халкы кайгы көне буларак искә ала. Бу көнне илнең барлык мәктәпләрендә терроризм һәм экстремизм проблемаларына багышланган махсус дәресләр уздырыла.
Террор корбаннарын Апас районында искә алдылар. Апаста Бөек Ватан сугышы чоры балаларына багышланган һәйкәл янына “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре, аграр көллият студентлары, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләр, “Алдынгылар” хәрәкәте кураторлары җыелды. Алар коточкыч терракт нәтиҗәсендә һәлак булган балаларны бер минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Координацион Советы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин катнашып, террорчылыкка каршы көрәштә бердәм булырга кирәклеген искәрттеләр. Аеруча балаларга интернет челтәрләре аша төрле тискәре йогынтыларга бирелмәскә өндәделәр, сак, уяу булырга чакырдылар, киңәшләрен бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев