Районда “Зур этнографик диктант” яздылар
Районда “Зур этнографик диктант” яздылар
(3 ноябрь, “Апастово-информ”).
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан онлайн-форматта узучы акциягә район китапханәчеләре, “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардиячеләре дә кушылды.
“Этнографик диктант”та ел саен диярлек катшашам. Диктантта Россия территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәниятләре һәм телләре турында сораулар бар. Сораулар бик кызыклы, - диде Кече Болгаер китапханәсе мөдире Гөлүсә Гайфуллина.
“Районда Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннар кызыклы чаралар уза. Без актив катнашабыз. Бүген этнография буенча белемнәребезне сынап карадык. Халыкара акция — Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыра”, - дип белдерде “Бердәм Россия"партиясенең "Яшь гвардия“ Бөтенроссия җәмәгать оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Салаватов.
Диктант нәтиҗәләре буенча иң күбе 100 балл җыярга мөмкин. Барлык сорауларга да 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев